Хөрмәтле шинчылар! Иртәгә, ягъни 29 сентябрьдә теләге булганнар НКШның сәламәтләндерү пунктында гриппка каршы прививка ясата ала. Шуңа игътибар итегез: иммунитет прививка ясатканнан соң 2-4 атна дәвамында формалаша. Шуңа күрә вакцинацияне сезонлы авырулар артканчы, алдан уздырырга киңәш ителә. Прививканы шулай ук яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникаларда да ясатырга мөмкин. 👌 Сәламәтлегегез турында вакытында кайгыртыгыз!